ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада Мостай Кәримгә бюст ачтылар

18 октябрь 2019, 16:28 , Фото: bashinform.ru

Уфада Мостай Кәримгә бюст ачтылар
Скульптор үз эшен узган гасырның 70нче еллары ахырында өч көн дәвамында эшләвен сөйләде.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетының өченче корпусында Мостай Кәрим бюсты ачылды. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бюстның авторы - скульптор Юрий Солдатов. Аның күчермәсе соңгы елларда язучы яшәгән Энгельс урамындагы йортта барельефны бизи.

Скульптор үз эшен узган гасырның 70нче еллары ахырында өч көн дәвамында эшләвен сөйләде.

Бюстны ачу тантанасында шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фондның башкарма директоры Әлфия Кәримова, Мостай Кәрим исемендәге Фондны гамәлгә куючы оныгы Тимербулат Кәримов, төрле илләрдән һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты.

  • Башкортстан педагогика университеты ректоры Салават Сәгыйтов Мостай Кәрим университетның мактаулы профессоры булуын искәртте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10