ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

МКДЦ һәм “Нуриевлар клиникасы” белгечләре медицинада Кайдзен турында фикерләште

18 октябрь 2019, 15:32

МКДЦ һәм “Нуриевлар клиникасы” белгечләре медицинада Кайдзен турында фикерләште Татарстанда “сакчыл җитештерү”не кертү белән 2010 елдан “Нуриевлар клиникасы” шөгыльләнә.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм “Нуриевлар клиникасы” белгечләре очрашу уздырды. Очрашу медицина оешмаларына “сакчыл җитештерү” һәм “Кайдзен” принципларын кертүгә багышланды.

“Сакчыл җитештерү” – Toyota автомобиль корпорациясенең җитештерү системасына нигезләнгән менеджмент. Аның белән “Кайдзен” өзлексез яхшырту философиясе бәйләнгән. Япония автогигантына эшләргә ярдәм итә торган чыгымнарны киметү принцибы һәм эшне оптимизацияләүне төрле тармакларда кулланалар. Медицина да искәрмә түгел.

Татарстанда “сакчыл җитештерү”не кертү белән 2010 елдан “Нуриевлар клиникасы” шөгыльләнә. Алар балага уза алмауны, ир-егетләр һәм хатын-кызлар сәламәтлеген дәвалау өлкәсендә эшли. Төбәкара клиника-диагностика үзәге белгечләре белән очрашуда генераль директор Ильяс Нуриев һәм “Нуриевлар клиникасы”ның әйдәп баручы белгечләре японнарның идарә итү ысуллары турында сөйләде һәм клиниканың көндәлек эшчәнлегендә моны ничек куллануларын күрсәтте. Урта һәм кече медицина персоналы: табиб ассистентлары, шәфкать туташлары, регистраторлар эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде.

- Төбәкара клиника-диагностика үзәге югары технологияләр кулланучы медицина үзәге буларак дөньякүләм алдынгы тәҗрибәләрне һәрвакыт өйрәнә. Кайбер илләрдәге компанияләрнең эшләре башка компанияләр тарафыннан, бигрәк тә Россиядә ничек тормышка ашырылганы кызык. Бу очракта хезмәттәшләребез сакчыл җитештерү кертеп кызыклы нәтиҗәләргә ирешкән. Бу аларга нәтиҗәлерәк эшләргә һәм пациентларга якынаерга ярдәм иткән”, - дип сөйләде Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры урынбасары Аида Сафина.

- Бүген дәүләт медицина оешмалары да, шәхси медицина оешмалары да эш барышын тәртипкә салу белән бертигез кызыксына. Безнең барыбыз өчен дә кирәкле чараларны дөрес кулланып югары күрсәткечләргә ирешү мөһим. Японнарның “Сакчыл җитештерү” фәлсәфәсе моның өчен бик күп чаралар куллана. Без табибның эш урынын дөрес оештыру һәм пациентлар бүленеше исәбенә вакытны экономиялибез. “Саклау” технологияләре кеше факторын минимумга тигезләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта медицина персоналына булган проблемаларны яшереп калырга түгел, ә аларны ачыкларга һәм хәл итәргә этәргеч бирә. Мондый очрашулар Татарстан медицинасын дөньякүләм югары стандартларга якынайтырга ярдәм итә, - дип сөйләде Ильяс Нуриев.

  • “Төбәкара клиника-диагностика үзәге” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы – югары технологияле медицина үзәге. Кан тамыры, баш мие патологияләре, магистраль һәм периферия тамырлары авырулары булган пациентларга ярдәм итү буенча махсуслаша. Ел саен Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә 100 000 артык пациент тикшерү уза һәм дәвалана. 5 500 артык хирургик операцияләр ясала, алар арасыннан 1200 кардиохирургик һәм 900 нейрохирургик,1300 кан тамырларына ясалган операцияләр.
  • “Нуриевлар Клиникасы” (Клиника Нуриевых") – репродуктив сәламәтлек үзәге челтәре. Аңа 2003 елда бертуган Ильяс һәм Наил Нуриевлар нигез сала. Балага уза алмауны, ир-егетләр һәм хатын-кызлар сәламәтлеген дәвалау буенча махсуслаша. Казан Ижау, Киров һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә филиаллары һәм бүлекчәләре бар.

Реклама хокукында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10