ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән

18 октябрь 2019, 15:03 , Фото: очевидцы

Лаеш районында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән Юл һәлакәте Сокуры авылыннан чыгу юлында булган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның мәгълүматлары буенча, Сокуры авылыннан чыгу юлында «Гранта» пикап зур тизлектә «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе машинада бикләнеп калган – ир-атның аягы кысылган.

Урынга килгән махсус хезмәтләр, зыян күрүчене салоннан чыгарып, табибларга тапшырган. Ир-атны хастаханәгә озатканнар. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10