ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

РФ мәдәният министры урынбасары: Бүген һәркем бераз гына татар булырга теләр иде

18 октябрь 2019, 14:52 , Фото: архив/Владимир Васильев

РФ мәдәният министры урынбасары: Бүген һәркем бераз гына татар булырга теләр иде Татарстан башкаласында мәдәният һәм мәгариф буенча «КазГИК-50» халыкара саммиты төгәлләнә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Казанда милләтара татулык, мәдәниятләр һәм кече Ватанга карата хөрмәт өлкәсендәге компетенцияләр бергә тупланган, «КазГИК-50» саммитында катнашучылар Казанны Идел буе башкаласы дип атады. Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко журналистлар белән әңгәмә барышында шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге саммитның Казанда узуы символик мәгънәгә ия дип уйлыйм. Шунлыктан биредә чыгыш ясаган башка төбәкләрнең вәкилләре бүген бераз гына татар булып карарга теләр иде», - дип искәртте ул.

«Барысы да Казанны, телисезме сез моны әллә юкмы, - Идел буеның формаль булмаган башкаласы дип әйтә. Нәкъ менә биредә милләтара татулык, мәдәниятләр һәм кече Ватанга карата хөрмәт өлкәсендәге компетенцияләр бергә тупланган. Шул ук вакытта, һәммәбезнең дә бөек Ватаныбызның вәкилләре икәнлеген дә онытмыйлар», - дип өстәде Николай Овсиенко.

Саммитта Россия, Финляндия, Азәрбайҗан, Төркия, Эстония, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Перу һәм Казахстан кебек илләрнең фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Мәдәният һәм мәгариф буенча «КазГИК-50» халыкара саммиты Казан дәүләт мәдәният институтының 50 еллыгына багышлап үткәрелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10