ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Марат Әхмәтов "Авыл укытучысы" проектын дәвам итәргә тәкъдим итте

18 октябрь 2019, 14:00 , Фото: Султан Исхаков

Марат Әхмәтов Дәүләт Советы Рәисе урынбасары “Авыл укытучысы” дигән федераль проект авыл укытучыларының абруен үстерергә этәргеч булыр иде дип саный.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов "Авыл укытучысы" проектын дәвам итәргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Татарстан укытучылары белән Дәүләт Советында үткән очрашуда сөйләде.

“Россия Президенты игълан иткәнчә, илдә “Авыл табибы” дигән тәҗрибә бар. Шул кысаларда “Авыл укытучысы” дигән федераль проект яңадан 2020 елдан гамәлгә куелып эшли башласа, авыл укытучыларының абруен үстерергә этәргеч булыр иде дип уйлыйм. Шулай булыр дип өметләник тә”, - дип белдерде ул.

Марат Әхмәтов карашынча, авылдагы процесслар укытучыга алдагы чорда әле тиз генә җиңеллек китермәячәк. Аның сәбәбен ул “яшьләрнең күбесе шәһәргә омтыла” дип аңлатты.

“Дөрес, алар белән авыл әлегә ярыша алмый. Шуңа карамастан, өметсезлеккә бирелә күрмәгез, әле авылның дәрәҗәле киләчәге - алда. Мәгарифнең үсеше өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Бик күп проектлар турында да үзегез хәбәрдар. Киләчәктә дә иҗади эзләнеп, илгә игелекле хезмәт итеп, язмышыгызга тугрылыклы булып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов укытучыларга.

Марат Әхмәтов үзенә укытучы һөнәре якын булуын әйтте. “Чөнки әти-әнием - укытучылар. Шуңа күрә әлеге хезмәтнең никадәр авыр икәнен күреп, белеп үстем. Әни белән дүртәр-бишәр пачка дәфтәр кайта иде, аларның күбесен мин дә тикшердем. Без үскән вакытта авылда укытучының абруе зур иде. Ул чор укытучыларының рухи чынбарлыгын чагылдырган әсәр – Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре”, - ди ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10