ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Батарейкаларны башка калдыклар белән бергә чүплеккә ташлауны тыярга ниятлиләр

18 октябрь 2019, 13:46

Гражданнарны әлеге калдыкларны махсус контейнерларга ташларга, кибетләргә яки алга таба эшкәртү өчен операторларга тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында батарейка һәм аккумуляторларны башка каты калдыклар белән бергә чүплеккә ташлауны тыярга тәкъдим иттеләр. Ведомство боерыгы проекты норматив-хокукый актлар порталында дөнья күргән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Түрәләр батарейка һәм аккумуляторларны I-V класс куркынычка ия бертөрле калдыклар төркеменә кертергә тели.

Әлеге боерык нигезендә аларны башка чүп-чар белән катнаштыру, шулай ук бозылмаган батарейкаларны бозылганнары белән бергә саклау тыелачак. Гражданнарны батарейка һәм аккумуляторларны махсус контейнерларга ташларга, йә булмаса кибетләргә яки алга таба эшкәртү өчен операторларга тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.

Мондый калдыкларны җыю, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру белән I-V класс куркынычка ия калдыклар белән эшләүгә лицензия алган компанияләр һәм шәхси эшкуарлар шөгыльләнәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10