ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов ВТБ Банкы җитәкчелегенә үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте

18 октябрь 2019, 12:29 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов ВТБ Банкы җитәкчелегенә үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте ТР Хөкүмәте йортында ВТБ Банкы белән проект финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы пунктны үз эченә алган килешү имзаланды.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы идарәсе президенты – рәисе урынбасары Денис Бортников белән очрашты һәм аның белән республика төзелеш компанияләре, үзмәшгульләргә финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Денис Бортников белән очрашуда республика Президенты ВТБ Банкына белем бирү программалары, шулай ук үзмәшгульләр белән эшләүгә кагылышлы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, белем бирү программалары кече һәм урта бизнес вәкилләренә файдалы булачак, үзмәшгульләр белән эшләү исә эшчәнлекнең шушы формасына карата гражданнарның кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Галимова.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с заместителем Президента-Председателя Правления Банка ВТБ (ПАО) Денисом Александровичем Бортниковым

Аның сүзләренчә, банк җитәкчелеге мондый тәкъдимнәрне карарга әзер икәнлеген белдергән. Моннан тыш, очрашу барышында Татарстан һәм ВТБ Банкы арасында килешү имзаланган. Ул проект финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы пунктны да үз эченә ала.

«Биредә сүз банкның эскроу-счетлар системасы буенча республиканың төзелеш потенциалын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүе турында бара. Татарстан Президенты проект финанславы мәсьәләсенә шәхсән үзе кураторлык итә. Атна саен аның катнашында банклар һәм төзелеш компанияләре вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрелә», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10