ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлаганга алты ел булды

18 октябрь 2019, 11:00 , Фото: samtatnews.ru

“Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлаганга алты ел булды Сайтның үз журналистлары юк, ул штаттан тыш авторлар белән эшли.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Бүген татар һәм рус телле “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлавына алты ел булды. Сайтның оештыручысы һәм даими иганәчесе – Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Нуретдинова. Бу турыда "Самар татарлары" сайты хәбәр итте.

“Самар татарлары” интернет-порталы — безнең төбәк өчен кирәкле һәм актуаль проект. Яше кечкенә булса да, эше зур аның. Ул Самар татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны да яктыртып тора. Анда милләтара мөнәсәбәтләр, дин, әхлак, милли гореф-гадәтләр темасына язылган мәкаләләрне укып була, җирле язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә урын бирелә, диелә хәбәрдә.

Өлкәдә чыгып килүче татар массакүләм мәгълүмат чараларының һәрберсенә дә урын бирелгән. Порталны оештыручылар тарафыннан татар телле матбугат чараларын шушы бердәм мәгълүмат кырында берләштереп, авторитетларын арттыру, иҗади көчләрне туплау максаты куела.

Сайт төрле яшьтәге һәм социаль категорияләрдәге укучыларга юнәлгән. Аның аудиториясе Самара  өлкәсе, илебезнең башка төбәкләре, чит илләрдә яшәүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Яңалыклар контенты татар тормышына кагылышлы булган барлык вакыйгаларны, шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында мәгълүматны күздә тота. 

Сайтның үз журналистлары юк, әмма ул штаттан тыш авторлар белән дус мөнәсәбәттә яши һәм өлкәбезнең төрле почмакларыннан яңалыклар алып тора. Иң актив язучылар Камышлы, Похвистнево, Шенталы, Кошки районнарының татар авылларында яши.

Ай саен 4-10 мең кеше яңа яңалыклар, кызыклы мәкаләләр һәм форумда аралашу эзләп сайтка керә һәм 80-150 меңнән артык бит укыла. Тәүлегенә якынча 400-1000 компьютердан ачып карыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10