ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанның спорт гимнастлары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңде

18 октябрь 2019, 11:19 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстанның спорт гимнастлары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңде 8-12 октябрьдә Пенза шәһәрендә спорт гимнастикасы буенча турнир узды.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 8-12 октябрьдә Пенза шәһәрендә узган спорт гимнастикасы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә (12-17 яшьлекләр) Татарстан гимнастлары командасы җиңде. Бу турыда ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составына ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «1 нче урта гомуми белем мәктәбе» МБУ укучылары, Новиков Даниил, Родионов Кирилл, Ситнов Никита, Иванов Богдан керде.

Шәхси берничә ярышны берләштергән ярышта Кирилл Родионов 2 урын, Даниил Новиков 3 урынны алды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10