ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор пластик пакетларны тыярга тәкъдим итте

18 октябрь 2019, 10:14

Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында әлеге чараны илкүләм профиль проектына кертергә кирәк дип саныйлар.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда кибетләр өчен бер тапкыр кулланыла торган пластик пакетлар җитештерүне этаплап киметергә, алга таба аларны чыгаруны тыярга мөмкинлек бирә торган закон проекты әзерлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, җитештерү калдыклары турындагы законга төзәтмәләр белән бәйле тәкъдимнәр инде әзер һәм тиздән алар төрле ведомстволарга килештерүгә җибәреләчәк. Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында әлеге инициативаны хуплыйлар. Белгечләр фикеренчә, бу чараны илкүләм профиль проектына кертергә – 2024 елдан пластик пакетлар куллануны тыярга кирәк.

Әлеге инициатива пластик эшләнмәләргә мөнәсәбәттә дөнья күләмендәге сәясәткә тәңгәл килә. Өстәвенә, хәзер Россиянең күп кенә сәүдә челтәрләре пластик пакетларны бушлай бирүдән баш тартып, аларны сата башлады. Бу чара товарга булган ихтыяҗга йогынты ясады һәм сату күләме ике тапкыр кимеде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10