ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов ВТБ башлыгы урынбасары белән очраша һәм парклар конгрессында катнаша

18 октябрь 2019, 09:27

Дөньяның әйдәп баручы архитекторлары, урбанистлар, ландшафт дизайнерлары Казандагы конгресста җәмәгать киңлекләрен үстерү хакында фикер алышачак.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк, шулай ук World Urban Parks дөньякүләм парклар конгрессы эшендә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов ВТБ Банкы идарәсенең президенты-рәисе урынбасары Денис Бортников белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли. ВТБ Татарстанда 2002 елдан бирле эшли һәм төбәкнең төп финанс партнерларыннан берсе санала.

Шуннан соң ТР Президенты «Казан Экспо» күргәзмәләр комплексына юл тотачак. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов World Urban Parks дөньякүләм парклар конгрессының пленар утырышында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

World Urban Parks-2019 конгрессына Австралия, Яңа Зеландия, АКШ, Африка, Европа һәм БДБ илләренең әйдәп баручы архитекторлары, урбанистлар, ландшафт дизайнерлары, шәһәр төзүчеләр һәм дәүләт хакимияте вәкилләре җыелачак. Чарага Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 1 меңнән артык кунак килер дип көтелә.

Конгресс «Парклар һәм шәһәрләр: экологик тотрыклылык һәм шәһәр кешеләренең сәламәтлеге мәнфәгатьләрендә үсеш» дигән темага багышлап үткәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10