ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Голос.Дети» җиңүчесе Казанда авыру балалар белән очрашты

18 октябрь 2019, 08:56 , Фото: minzdrav.tatarstan.ru

«Голос.Дети» җиңүчесе Казанда авыру балалар белән очрашты Данил Плужников балалар белән «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсендә очрашты.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең яшь вокалисты, «Голос. Дети» дигән популяр музыкаль телевизион шоуның өченче сезоны җиңүчесе һәм күп санлы яшүсмерләр музыкаль конкурслары лауреаты Данил Плужников Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

БРКХнең кечкенә пациентлары белән очрашу «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсе территориясендә узды. "Йорт" буенча танышу экскурсиясеннән соң җырчы балалар һәм ата-аналар белән аралашты. Очрашу автограф-сессия белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Роналд Макдоналд Йорты»нда мондый очрашулар даими рәвештә үткәрелә. «Йорт» һәм клиника администрациясе йолдызлы кунаклар (артистлар, рәссамнар, спортчылар) белән кызыклы очрашулар балаларга авыруларга каршы көрәштә көч һәм ышаныч өстәүләренә чын күңелдән ышана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10