ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда үзенчәлекле балаларны калдырып тору өчен махсус үзәк ачылды

18 октябрь 2019, 07:43

«Зәкят» хәйрия фонды әлеге чараны булдыру өчен 1 200 000 сум күләмендә грант отты.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Казанда үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдыру үзәге эшли башлады. Социаль проект ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агымдагы елның августында «Зәкят» хәйрия фонды әлеге чараны булдыру өчен «Татнефть» ГАҖ-нең социаль башлангычлар конкурсында җиңү яулады һәм 1 200 000 сум күләмендә грант отты.

Үзәк “Зәкят” хәйрия фонды каршында эшләүче “Хәят” социальләшү үзәгенә йөрүче үзенчәлекле балаларның әниләренең күпсанлы үтенечләре буенча тәкъдим ителде. Проектоар әни-әниләрне ял иттерү, балаларны һәм аларның ата-аналарын социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән. 

Татарстанда үсешендә үзенчәлеге булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдырып тору үзәге ата-аналарга атнага берничә сәгатькә баланы шәфкать туташлары һәм социаль няняларның һөнәри күзәтчелегендә калдырырга мөмкинлек бирә. Баланы билгеле бер вакытка үзәктә калдырып, ата-аналар үзләренең кичектергесез эшләре белән шөгыльләнә алалар, ә бала бу вакытта социаль тернәкләнү уза.

Үзәктә булганда балалар сенсор бүлмәсендә педагог-психолог белән дәресләргә, кул хезмәте буенча дәресләргә (рәсем ясау, әвәләп ясау, кул эшләре ясау), музыкотерапия, бию терапиясе һәм башка дәресләргә йөриләр. Проектны тормышка ашыру кысаларында үзенчәлекле балалар тәрбияләүче илледән артык гаиләне колачлау планлаштырыла. Үзәкнең хезмәтләре – бушлай.

Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдырып тору үзәгенә килергә теләүчеләр «Зәкят» хәйрия фонды белгечләренә +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10