ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск өлкәсенең татар авылында милли мәгълүмат чаралары вәкилләре очрашты

18 октябрь 2019, 03:39 , Фото: emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең татар авылында милли мәгълүмат чаралары вәкилләре очрашты Чынлы төбәге татарларының лидеры Яңа Тимерчән авылының хөрмәтле кешеләрен 2020 елның беренче яртыеллыгына "Өмет"кә яздырды.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсендә татар телендә "Чишмә" телетапшырулары белән "Өмет" газетасы барлыкка килүенә быел 30 ел була. Шул уңайдан милли массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре төбәкнең Чынлы районының бай тарихлы Яңа Тимерчән татар авылында очрашу үткәрде. Бу турыда "Өмет" газетасы сайтында хәбәр ителә.

Зур Нагаткино урта мәктәбенең филиалы булып саналган мәгариф учагында нибары унике бала белем ала. Татар теле hәм әдәбияты атнасына ярты сәгать өйрәнелә. Дәресләрне бай тәҗрибәле педагог Зөлфия Буркеева алып бара. Мәктәптә милли татар рухы хөкем сөрүе аеруча сөендерде. Балаларда милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләргә тырышабыз hәм шул миллилеккә таянып мәктәбебезне ябып куюдан әлегә саклап киләбез, ди директор Наил Мөдәрисов.

Ә "Өмет" hәм "ТНВ" хәбәрчеләре белән очрашуга авыл клубының тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып Чынлы районы хакимият башлыгы Геннадий Мулянов сәламләде. Ул ана телен hәм татар мәдәниятен саклап калып үстерүдә милли мәгълүмат чараларының, аерым алганда, "Өмет" газетасының ролен югары бәяләде hәм тимерчәнлеләрне бердәнбер татар басмасына язылырга өндәде.

Татар автономиясенең Чынлы бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Идиатуллов киләчәктә район татарлары тормышын газета битләрендә мөмкин кадәр күбрәк күрсәтергә киңәш итте. Чынлы төбәге татарларының лидеры Яңа Тимерчән авылының хөрмәтле кешеләрен 2020 елның беренче яртыеллыгына "Өмет"кә яздырды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, "Татарстан — Яңа гасыр" телеканалының Ульяновск корпункты җитәкчесе Рамис Сафин төбәгебез татарлары тормышы, мохтарият hәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге белән таныштырды. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10