ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татарча диктант" акциясенә Австралия татарлары да кушыла

18 октябрь 2019, 01:19

“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне Казан вакыты буенча 13:00 сәгатьтә бөтен дөньяда узачак.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче татарлар да "Татарча диктант" язачак. Бу турыда "Яңа гасыр" телевидениесенең "Татарстан хәбәрләре"нең элеккеге хәбәрчесе Финзия Газизова видеоязмасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финзия Газизова көнгерәләр иле - Австралиягә күченеп киткән. 

“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне Казан вакыты буенча 13:00 сәгатьтә бөтен дөньяда узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10