ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Түбән Новгород өлкәсендә Хәйдәр Бигичевның юбилее уңаеннан конкурс үткәрелә

17 октябрь 2019, 23:33

Түбән Новгород өлкәсендә Хәйдәр Бигичевның юбилее уңаеннан конкурс үткәрелә Татарстаннан махсус кунаклар Сиринә Зайнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин булачак.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). 18 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең  Спас районы Бозлау авылында "Нижгарныӊ моӊлы сандугачы"  Татар халык иҗаты фестиваленең беренче этабы узачак. Конкурс Хәйдәр Бигичевның  70 еллык юбилее уңаеннан үткәрелә. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.

Конкурска кырыктан артык гариза килгән. Алар арасында өлкә районнарыннан, шулай ук Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән солистлар һәм ансамбльләр бар.

Татарстаннан махсус кунаклар Сиринә Зайнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10