ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Татмедиа»да дәүләт агентлыгы җитәкчеләренең дүрт буын очрашуы узды

17 октябрь 2019, 21:03 , Фото: Салават Камалетдинов

«Татмедиа»да дәүләт агентлыгы җитәкчеләренең дүрт буын очрашуы узды
  Очрашуда Ирек Миңнәхмәтов, Марат Моратов, Айрат Зарипов һәм Айдар Сәлимгәрәев агентлыкның үсеш перспективалары турында фикер алышты.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа»да дәүләт агентлыгы җитәкчеләренең дүрт буын очрашуы узды. Айдар Сәлимгәрәев Марат Моратовны, Ирек Миңнәхмәтовны һәм Айрат Зариповны кабул итте. Очрашу барышында агентлык үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын 24 сентябрьдән җитәкләде. Ул, Татарстан Дәүләт Советына күчүе сәбәпле, агентлыкның элеккеге җитәкчесе Айрат Зариповны алыштырды. Зарипов агентлык эшенә 2015 елдан 2019 елга кадәр җитәкчелек итте.

2012 елдан 2015 елга кадәр «Татмедиа» белән хәзер «Татспиртпром» ААҖ башлыгы булган Ирек Миңнәхмәтов җитәкчелек итте. Аңа кадәр, 2009-2012 елларда, республика агентлыгы җитәкчесе вазифасын хәзерге вакытта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булган Марат Моратов биләде.

Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» башлыгы булганчы, Татарстан Президентының мәгълүмати-аналитик идарәсен җитәкләде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10