ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Россия дәүләт үсеше корпорациясе рәисе урынбасары белән фикер алышты

17 октябрь 2019, 20:27 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Россия дәүләт үсеше корпорациясе рәисе урынбасары белән фикер алышты ВЭБ Төрекмәнстанны КАМАЗ продукциясе белән тәэмин итүгә финанс ярдәме күрсәтү турында игълан итте.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт үсеше корпорациясе рәисенең беренче урынбасары - идарә әгъзасы Михаил Кузовлев белән очрашты.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт үсеше корпорациясе арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре, аерым алганда, республика предприятиеләре продукциясен экспортлау күләмнәрен арттыру өлеше турында фикер алыштылар.

Элегрәк оешма Төркмәнстанга «КАМАЗ» ГАҖ продукциясен китерүгә финанс ярдәме күрсәтү турында игълан иткән иде. «КАМАЗ» маркалы ике мең берәмлек техниканы (алар арасында 800 үзбушаткыч, 300 борт машинасы һәм коммуналь билгеләнештәге махсус техника) якындагы ике елда кую планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10