ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Баулыда танылган журналист Асия Юнысова белән очраштылар

17 октябрь 2019, 22:13

Баулыда танылган журналист Асия Юнысова белән очраштылар Кичәдә ул журналистлык эшчәнлеге, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән аралашу турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Баулы үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Асия Юнысова белән җылы, гаять истәлекле очрашу үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Асия Юнысованы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмира Хөснуллина һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова сәламләде, чәчәк бүләк иттеләр.

Кичәдә Асия Юнысова үзенең журналистлык эшчәнлеге, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән аралашу турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты.

Баулының 3нче мәктәбе китапханәчесе Флера Хәсәнова һәм укучылар башкаруында аның шигырьләре яңгырады, матур җырларын мәдәният йорты вокалисты Ленар Солтанов һәм Яңа Чүте авылы китапханәчесе Фәнзия Галләметдинова бүләк иттеләр.

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, Сиринә Вәлиева, ветераннар Сәгъдия Васикова, Мөхтәр Афзалов, Хәмдия Шәйдуллина, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Рәзинә Шараева, үзәк китапханә системасы директоры Лилия Фәхриева җылы теләкләрен җиткерде.

Очрашу фото һәм автограф сессия белән тәмамланды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10