ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты кушуы буенча Әлки районында яңа күпер төзелде

17 октябрь 2019, 20:16

Өч аралыклы күпер Түбән Әлки авылының ике өлешен тоташтырды.

(Казань, 17 октября, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында Ата елгасы аша яңа күпер төзелде. Күпер кичүен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча вакытыннан алда авыл халкы үтенече буенча төзеделәр. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Җәяүлеләргә 40 ел хезмәт иткән элеккеге агач күпер авария хәлендә булган. «Яңгырлы көнне мәктәпкә, мәчеткә, кибеткә бару өчен машиналарга әйләнгеч юлдан кайтырга туры килде. Һәм менә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән җирле эшмәкәрләр, абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар ярдәме белән ел ярымнан соң авылда шундый матур күпер барлыкка килде», – диде Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин.

Яңа күпер Түбән Әлки авылының ике өлешен тоташтырды. Корылмалары һәм терәкләр тимер-бетоннан ясалган, юл катламы коелган асфальтобетоннан эшләнгән.

  • Күпернең озынлыгы 47,2 метр, киңлеге – 8 метр, ә машиналар йөрү өлешенең киңлеге – 4,5 метр. Биредә 53 метр ян койма һәм 98 метр барьер тимер койма урнаштырылган. Күпернең бер ягыннан 2 метр киңлектәге тротуар җиһазландырылган. Күпер кичүендә һәм аның янындагы подъездларда яктырту баганалары урнаштырылган.

Төзү-монтаж эшләре 2019 елга юл эшләре программасы буенча Татарстан акчалары хисабына башкарылган.

Быел Татарстанда юл эшләре программасы буенча ике юл үткәргеч һәм 11 күпер төзелде һәм реконструкцияләнде, алты күпер һәм бер юл үткәргеч ремонтланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10