ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бөтендөнья татар форумы "Татарча диктант"тагы әсәрнең алмаштырылуын хәбәр итте

17 октябрь 2019, 18:48 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Бөтендөнья татар форумы Диктантта "Болын" әсәре урынына "Мин кулыма китап алам" әсәреннән өзек кулланылачак.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар форумы рәисе Ленария Мөслимова "Татарча диктант" акциясе вакытында язылачак дип хәбәр ителгән әсәрнең башка авторның әсәре белән алмаштырылганын хәбәр итте. 

"Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанда яшәүчеләр Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәреннән өзек язылачак дип хәбәр ителгән иде. Ленария Мөслимова хәбәр итүенчә, аны Роберт Миңнуллиннның "Мин кулыма китап алам" әсәре белән алмаштырганнар.

"Филологлар белән бу күбрәк туры килә дигән нәтиҗәгә килдек", - диде Ленария Мөслимова "Татар-информ"га.

Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәреннән өзек язачаклар дип хәбәр ителгән иде. 

Ленария Мөслимова хәбәр итүенчә, Башкортстан өчен дә аерым текст - Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәреннән өзек сайлап алынган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10