ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Синоптиклар томан һәм көчле җил турында кисәтә

17 октябрь 2019, 17:22 , Фото: архив

Синоптиклар томан һәм көчле җил турында кисәтә 18 октябрьдә төнлә җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 октябрьдә, Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Республиканың кайбер районнарында томан төнлә дә, көндез дә төшәчәк.

«Төнлә минималь һава температурасы +3..+8 градус, көндез максималь һава температурасы +6..+11 градус фаразлана», - диелә ведомство хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10