ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар һәм немец галимнәре Нәби Дәүлинең тормышын һәм иҗади мирасын өйрәнә

17 октябрь 2019, 16:35 , Фото: Александр Эшкинин

Татар һәм немец галимнәре Нәби Дәүлинең тормышын һәм иҗади мирасын өйрәнә Бүген Милли музейда Нәби Дәүли истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Ул “ТАССРның 100 еллыгына 100 исем” проекты кысаларында төзелгән.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле татар язучысы, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нәби Дәүлинең шигыре немец телендә басылып чыккан. Әлеге китапны Казанга немец галимнәре алып килеп, ТР Милли музеенда язучының кызы Гөлфия Дәүләтшинага бүләк иттеләр.

Бүген Милли музейда Нәби Дәүли истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Ул “ТАССРның 100 еллыгына 100 исем” проекты кысаларында төзелгән. Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстанның фән һәм әдәбият эшлеклеләре белән берлектә немец галимнәре дә катнашты.

Галимнәр делегациясен Германиянең Кавказ, Татар, Төркистан мәдәниятен өйрәнү институты директоры Штеффен Мисте Хотопп-Рике җитәкли. Делегациянең сәфәре гыйльми һәм иҗтимагый өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү нигезендә бара, аларның эшчәнлеге татар һәм башка төрки халыкларның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Германия җитләрендә каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүгә, нацизмга каршы хәрәкәттә катнашкан татарларның мирасын өйрәнүгә юнәлтелгән.

Нәби Дәүли сугыш елларында иң дәһшәтле Бухенвальд-Дора лагерьларында әсирлектә булган, фашизмга каршылык хәрәкәтенә кушылган. 1945 елда концлагерьдан качып, Кызыл Армия сафларына кушыла. Ватанга әйләнеп кайткач ул репрессияләргә дучар була. Әсирлектәге язмышы турында ул киң танылган “Яшәү белән үлем арасында” китабында тасвирлый.

Күргәзмә ачылу тантанасына килгән кунакларны ТР Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сәламләде. “Галимнәрнең Нәби Дәүли темасына алынуы бик яхшы. Бәлки, без дә нәтиҗәләргә ирешә алырбыз. Күп кенә француз шәһәрләрендә совет геройлары исемнәрен йөрткән урамнар бар”, - диде ул.

Гөлчәчәк Нәҗипова Нәби Дәүли кызы Гөлфия Дәүләтшинаның музейда эшләвен билгеләп үтте. “Күренекле шәхесләребезне оныттырмас өчен аларның балалары зур эш башкара. Гөлфия ханым шундыйлардан”, - диде.

Мәрҗани институты галиме Марат Гыйбатдинов Нәби Дәүли эзләре буйлап Германия экспедициясе белән таныштырды. “Без китапта язылган урыннарны таптык – алар бар. Безгә хәзер Россиядә һәм Германиядә архивларда булган документлар белән эшләргә кирәк. Бу эзләнүләр буенча китаплар, язмалар да булыр. Ә иҗтимагый оешмалар, бәки, истәлек такталары кую эшен дә башларлар”, - дип аңлатты ул экспедиция максатын.

Германиянең Кавказ, Татар, Төркистан мәдәниятен өйрәнү институты директоры Штеффен Мисте Хотопп-Рике алга таба да татар галимнәре белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде. Ул немец телендә чыккан китапта Нәби Дәүли шигыре кертелүен әйтте һәм әлеге китапны тантаналы шартларды Гөлфия Дәүләтшинага тапшырды.

Күргәзмә ачылу тантанасында татар язучылары Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Эльмира Шәрифуллина, Нәби Дәүлинең туган ягы Әлкидән килгән кунаклар катнашты. Эмиль Җәләлетдинов Нәби Дәүли шигырьләренә багышланган җырлар башкарды. Нәби Дәүлинең нәсел дәвамчысы Савва Мерзляков тамашачыларга бабасының шигырен укыды. “Мин бабай белән горурланам”, диде Казанның 39нчы мәктәбе укучысы.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10