ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сербиядә Башкортстаннан «Викиәбиләр» хәрәкәте тәкъдим ителде

17 октябрь 2019, 18:17

Сербиядә танылган башкорт язучысы Гүзәл Ситдыйкова Үзәк һәм Көнчыгыш Европа Викимедиа волонтерлары халыкара конференциясендә катнашкан.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»).Танылган башкорт язучысы Гүзәл Ситдыйкова Сербиядән кайтты. Ул анда Үзәк һәм Көнчыгыш Европа Викимедиа волонтерлары халыкара конференциясендә катнашкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Конференциядә катнашучылар «Викиәбиләр» чыгышын бик җылы каршы алды. Улым Илдус үзем әзерләгән видео белән чыгыш ясады, чөнки чыгышлар инглиз телендә булырга тиеш иде, ә мин алман телен өйрәндем», - диде язучы.

Гүзәл Ситдыйкова чыгыш ясау өчен махсус милли кием атрибутлары — танылган башкорт «француз яулыгы» һәм күкрәкчә кулланган. Күп кенә катнашучылар безнең республика вәкилләре белән фотога төшәргә теләк белдерделәр, диде ул.

Чыгышларга лингвист, башкорт телен өйрәнү методикасы авторы Вячеслав Чернев аңлатма биргән.

Конференциядә катнашучылар дустанә рәвештә Башкортстанны Республика көне белән котлаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10