ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Үпкә авырулары булган кешеләргә Республика клиник хастаханәсендә акция оештырыла

17 октябрь 2019, 15:48 , Фото: Михаил Захаров/архив

Үпкә авырулары булган кешеләргә Республика клиник хастаханәсендә акция оештырыла Акциядә катнашу өчен, хастаханә сайтында теркәлеп булачак.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2 ноябрь шимбә көнне Республика клиник хастаханәсе консультатив сырхауханәсендә Ачык ишекләр көне – “Тулы күкрәк белән яшәү” акциясе оештырыла. Бу хакта бүген журналистларга хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев хәбәр итте.

“Үпкәләрендә ниндидер авырулардан интеккән кешеләр Республика хастаханәсе табибларына күренә алачак. Белгечләр консультация бирәчәк, диагностика үткәрәчәк”, - диде Рафаэль Шәвәлиев.

Табиблар иртәнге сәгать 9 дан кабул итә башлаячаклар. Акциядә катнашу өчен, хастаханә сайтында теркәлеп булачак. Ачык ишекләр көне булгач, алдан языла алмаганнар да килергә мөмкин. Баш табиб әйтүенчә, табибларга күренергә өлгермәгән кешеләрне башка вакытка күчерергә мөмкиннәр.

“ХОБЛ – дәваланмый торган авыру, ләкин пациент вакытында мөрәҗәгать итсә, шул вакытта чирне контрольдә тотарга, азарга ирек бирмәскә мөмкин. Күпләр тәмәке тарту факторына җитди карамый. Кемнәрдер йөткерүне җитди сәбәп итеп кабул итми”, - диде Республика клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова.

Табиблар әйтүенчә, Татарстанда үпкәләрнең хроник обструктив чире (ХОБЛ), үпкә эмфиземасы, деструктив пневмония һәм башка үпкә авырулары ел саен арта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен үпкәләрнең хроник обструктив авыруыннан (ХОБЛ) 2,8 млн га якын кеше үлә. Татарстанда ХОБЛ 100 мең кешегә 383, 3 очракны тәшкил итә. 2019 ел башына учетта 63715 кеше торган, 2018 елда 600 дән артык кеше ХОБЛдан үлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10