ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Казанның бер урамына Путин исемен бирүләре ихтимал

17 октябрь 2019, 16:00 , Фото: Рамиль Гали/архив

Казанның бер урамына Путин исемен бирүләре ихтимал Театр урамының исемен алыштыру мәсьәләсен җәмәгатьчелек фикеренә таянып хәл итәчәкләр.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казандагы бер үзәк урамның атамасын алыштырып, аңа Владимир Путин исемен бирү гражданнарның теләге һәм инициативасына бәйле. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Шундый карарлар кабул итү турында сөйләшкән вакытта, Рөстәм Миңнеханов һәрвакытта да гади кешеләрнең теләге, инициативасына колак сала. Мондый карарларны гражданнарның инициативасы белән генә кабул итәргә мөмкин», - дип искәртте ул.

Моңа кадәр активистлар Казандагы бер үзәк урамның атамасын алыштыру – аңа РФ Президенты исемен бирү тәкъдиме белән петиция әзерләгән иде. Лилия Галимова инициативаның ни дәрәҗәдә хуплау табуын контрольдә тотарга һәм алга таба әлеге мәсьәләне тагын да җентекләбрәк өйрәнергә тәкъдим итте.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10