ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

17 тапкыр Россия чемпионы "Динамо-Казан" командасына дәүләт бүләкләре бирелде

17 октябрь 2019, 15:33 , Фото: tatarstan.ru

17 тапкыр Россия чемпионы "Динамо-Казан" командасы суперлигада унҗиденче тапкыр Россия чемпионы исемен яулады.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" чирәмдә хоккей клубын чираттагы җиңүләре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. "Динамо-Казан" чирәмдә хоккей буенча ир-атлар командасы суперлигада катнашучы командалар арасында 17нче тапкыр Россия чемпионы исемен яулады. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спортчыларны, тренерлар составын, иганәчеләрне котлау чарасы Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов клуб уенчыларына рәхмәтен әйтте. "Чемпионатта җиңү җиңел түгел - осталык, тырышлык, характер билгесе ул. Һәм кемгәдер бу бик җиңел дип сизелсә, бу бөтенләй алай түгел!" - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада клубны алга таба үстерү өчен максатчан программа бар, уен кыры яңартыла, башка чаралар эшләнә. Без алга таба да югары казанышлар күрсәткән клубка ярдәм итәчәкбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" клубы вәкилләренә спортта югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Динамо-Казан" баш тренеры Араик Маргарян республика җитәкчелегенә игътибарлары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. "Мондый ярдәм спортчыларны җиңүләргә этәрә", - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10