ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда үпкә күчереп утырту өчен операция ясый башлаячаклар

17 октябрь 2019, 16:22 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда үпкә күчереп утырту өчен операция ясый башлаячаклар Республика клиник хастаханәсе үпкә трансплантациясе буенча Идел буе округында беренче төбәкара үзәк булачак.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тиздән Республика клиник хастаханәсендә үпкә күчереп утырту операцияләрен ясый башларга ниятлиләр. Бу хакта бүген журналистларга хастаханәнең торакаль хирургия табиблары сөйләде.

“Безнең бурыч – үпкә күчереп утырту буенча төбәкара үзәккә әверелү, бөтен Идел буе округы өчен мондый операцияләрне үтемле итү. 1,5-2 елдан үпкә трансплантациясенә чыгу бурычы тора”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш торакаль хирургы, профессор Михаил Бурмистров.

Пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова сүзләренчә, Россиядә чит кеше үпкәсе күчереп утыртылган берничә дистә кеше генә бар. Аның сүзләренчә, үпкә трансплантациясе – барлык органнар арасында, йөрәк, бөер, бавыр белән чагыштырганда, иң катлаулысы. “Үпкә – иммунитетны формалаштыра торган орган. Операциядән соң бик күп белгечләр пациентның сәламәтлеген күзәтеп тора”, - ди табиблар.

2 нче торакаль хирургия бүлеге мөдире Евгений Тришин үпкә күчереп утыртылган кешенең гомер озынлыгы уртача 7 елга озайганын әйтте. Якынча статистика шундый. “Дөньяда үпкәләре өч тапкыр күчереп утыртылган кешеләр булуы билгеле. Әле кичә генә фантастика кебек тоелган әйбер бүген чынбарлык. Санкт-Петербургта беренче тапкыр үпкә күчереп утыртылган хатын-кыз сигез ел яшәгән. Мәскәүдә ун ел”, - диде ул.

Табиблар сүзләренчә, үпкә күчереп утыртылмаса, кислород аппаратына бәйлелек бик зур. “Аннан башка беркая китә алмыйсың. Шнур күпмегә җитсә, фатирда шулкадәр генә хәрәкәт итеп була”, - диде Михаил Бурмистров. Ул Татарстанда үпкә күчереп утыртуга чират исемлеге киләсе елдан ачылачагын әйтте.

“Республикада үпкә күчереп утыртуга, елына, ким дигәндә, 25-30 мохтаҗ кеше булыр дип уйлыйбыз. ХОБЛ (үпкәләрдә хроник обструктив чир) гына түгел, муковисцидоз кебек авыру да трансплантациягә китереп җиткерергә мөмкин”, - ди ул. Үпкә күчереп утырту операцияләре өчен профессор ясалма кан әйләнеше, ясалма үпкә аппаратларын алу мәсьәләләре хәл ителәчәген әйтте. “Белгечләр чакырып, ниндидер стажировка да кирәк булыр”, - диде.

Михаил Бурмистров әйтүенчә, үпкә трансплантациясе өчен донорны сайлау бик авыр. Кешенең яше 50-60 тан артмаган булуы шарт, тәмәке тартмаган, зыянлы производстволарда эшләмәгән кеше булырга тиеш.

Табиблар бүгенге планнары белән уртаклашты. Хәзерге вакытта Торакаль хирургия һәм пульмонология үзәге (респиратор үзәк) булдыру юнәлешендә эш бара. Ул 2020 елда эшли башлар дип көтелә. Төрле үпкә авыруларын дәвалау буенча 1 нче һәм 2 нче торакаль хирургия бүлекләрендә елына 1 меңнән артык операция уздырыла. “Төрле илләрдән торакаль хирурглар килеп, бездән тәҗрибә өйрәнә, операцияләрне карый”, - диделәр алар.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, үпкә авырулары булган пациентларга ярдәм системасы үсеш ала. “Әле күптән түгел генә бу өлкәдә лидерлык юк иде. Нибары бер белгеч эшләде, ул гына җитми иде”, - диде. Бүген хастаханәдә ике бүлектә 40 койка-урын. Биредә күкрәк читлеге органнары авыруларын диагностикалау һәм дәвалауга юнәлдерелгән югары технологияле операцияләр башкарыла.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10