ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Коръән мәгънәләренең татарча китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

17 октябрь 2019, 15:41 , Фото: Алсу Исмәгыйлева

Коръән мәгънәләренең татарча китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде Басма Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде.

(Мәскәү, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә, дин әһелләре һәм татар җәмәгать эшлеклеләре катнашында Коръән мәгънәләренең татар теленә  тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы тәкъдим ителде. 760 битле басма "Хозур" нәшриятында 1000 данәдә басылып чыккан.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда  игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде.

Басманы әзерләгәндә, мөфтият белгечләре татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр файдаланган. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать иткән.

"Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый", - дип белдерде Татарстан мөфтияте.

Укучыларга Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. "Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә", - ди хезмәтне әзерләүчеләр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10