ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Тугыз ай эчендә Татарстан федераль бюджетка күчерелгән акча күләмен арттырган

17 октябрь 2019, 15:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, tatarstan.ru

Тугыз ай эчендә Татарстан федераль бюджетка күчерелгән акча күләмен арттырган 2019 елның 9 аенда республика территориясеннән 802 миллиард сумнан артык акча мобилизацияләнгән, шуның 597 миллиарды федераль бюджетка күчерелгән.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан 2019 елның 9 аенда федераль бюджетка 596 миллиард сумга якын акча күчергән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Тугыз айда сәнәгый җитештерү индексы 101,3 процент тәшкил итте. Товар әйләнеше 0,1 процентка артты. Республика территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 802 миллиард сумнан артык акча мобилизацияләнде, шуның 74,4 проценты федераль бюджетка күчерелде», - диде ул.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 9 месяцев 2019 года и задачам до конца 2019 года.Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Татарстан консолидацияләнгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 205 миллиард сумнан артып китте. Аның күләме 7,3 процентка артты, дип өстәде ТР Президенты.

2019 елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр Татарстан федераль бюджетка 368,6 миллиард сум күләмендә салым күчергән. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың төрле дәрәҗәдәге бюджетларына 802,6 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр күчкән. Шуларның 521,3 миллиарды федераль бюджетка озатылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10