ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар

17 октябрь 2019, 15:21 , Фото: архив/Султан Исхаков

Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар Яңа закон проекты буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин җитәкләгән төркем тәкъдим итте.

Әлеге закон буенча авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш атнасы 40 сәг түгел, 36 сәгатьтән артмаска тиеш. Моннан тыш, эш көне берничә өлешкә бүленгән очракта, авыл хатын-кызларына өстәмә түләнергә тиеш була.

"Бүгенге көндә авылда яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукы федераль законда теркәлмәгән иде. Бу законны кабул иткәч, авылда яшәүче хатын-кызлар кыскартылган эш көне эшләгән өчен хезмәт хакы кимүдән, авыр хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне биреп бетермәүдән якланачак", - дигән Володин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10