ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин IX Епархиаль Табын укуларында катнашты

17 октябрь 2019, 14:43 , Фото: cdum.ru

Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин IX Епархиаль Табын укуларында катнашты Чара «Бөек Җиңү: мирас һәм варислар» дигән темага багышлап үткәрелде.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин IX Епархиаль Табын укуларында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Уфа епархиясе тарафыннан Мәскәү Патриархиясенең Синодаль бүлеге, шулай ук Салават, Нефтекама һәм Бөре епархияләре, Башкортстан Республикасы Башлыгы администрациясе, профиль министрлыклары һәм ведомстволары катнашында оештырылган чара «Бөек Җиңү: мирас һәм варислар» дигән темага багышлап үткәрелде.

Рус православие чиркәвенең Башкортстан Митрополиясе башлыгы, Уфа епархиясе идарәчесе, Уфа һәм Стәрлетамак Митрополиты Никон форум ачылышында ясаган чыгышында Бөек Җиңүнең тарихи һәм рухи әһәмияте хакында сөйләде. Шәйхелислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин форумда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Баш мөфти үз чыгышында Епархиаль табын укуларының актуальлеген билгеләп үтте, чөнки соңгы вакытта чит илләрдә еш кына агрессорларны да, миллионлаган яклаучысын югалткан дәүләтне бер калыпка салалар. «Әмма безнең өчен ул - Бөек Җиңү, ә аның варислары – Аллаһы Тәгалә безнең Ватаныбыз җирендә берләштергән барлык халыклар. Илне саклаганда безнең ата-бабаларыбыз үзләрен дә, әмма барыннан да Ватанны саклаган!» - диде мөфти.

Форумда фикер алышу күздә тотылган темаларга анализ ясаганда, Тәлгать Сафа Таҗетдин ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм ата-аналарга йөкләнгән бурычлар, тарихи хәтер һәм яшьләрне рухи-әхлакый яктан үстерү хакында сөйләде.

«Ата-бабаларыбыз, меңәрләгән чиркәүләр юк ителсә дә, Бөек Җиңүгә рухи ныклык һәм Аллаһы Тәгаләгә инану бәрабәренә ирешкән. Үзәк Диния нәзарәте буенча гына да 14,5 мең мәчет җимерелгән. Дин әһелләре репрессия корбаны булган. 1936 елда Нәзарәтнең бөтен Президиум әгъзаларын атып үтергәннәр. Моны онытырга хакыбыз юк! Әмма дәүләткә дә, партиягә дә, хакимлек иткән идеологиягә дә рәнҗемичә, безнең ата-бабаларыбыз Берлинга кадәр барып җиткән!» - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10