ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсе була

17 октябрь 2019, 14:29 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсе була Нәҗип Җиһанов Татарстан Композиторлар берлегенә нигез салучы, Казан консерваториясенең беренче ректоры була.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә Мәскәүдә танылган татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсе була. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәҗип Җиһанов Татарстан Композиторлар берлегенә нигез салучы, Казан консерваториясенең беренче ректоры була.

Ул үзенең дусты Муса Җәлилгә ике опера багышлый. «Җәлил» операсы илнең төп театры — Большой театр сәхнәсендә куела.

Искә алу кичәсендә «Нәҗип Җиһанов Халыкара йолдызлыклары» шәхси фондын гамәлгә куючы — Тенишева Светлана Владимир кызы белән очрашу; Нәҗип Җиһанов исемендәге II Халыкара балалар һәм яшүсмерләр музыка конкурсын тәкъдим итү; Мәскәү артистлары катнашында концерт була.

Чара Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 14.00 сәгатьтә узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10