ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсендә көндәлек тормышта кулланылмаган сүзләр дә очрый

17 октябрь 2019, 13:07 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсендә көндәлек тормышта кулланылмаган сүзләр дә очрый Хәзерге вакытта татар телендә киң кулланылышта булмаган сүзләрне дә кулланырга туры килде, ди Булат Мөбәрәков.

(Мәскәү, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Коръән мәгънәләрен татар теленә тәрҗемә иткәндә, дини терминнарны җиткерү өчен, хәзерге вакытта көндәлек кулланылыштан төшеп калган татар сүзләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Коръән хафиз Булат Мөбәрәков сөйләде.

  • Коръән мәгънәләренең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе бүген Мәскәүдә Татарстан республикасының тулы вәкаләтле вәкиллегендә тәкъдим ителә. Аны Татарстан диния нәзарәте әзерләде.

"Билгеле, татар телен гарәп теле белән чагыштыра алмыйбыз, ләкин без Коръән мәгънәләрен ничек булса да аңлашылган рәвештә җиткерергә тырыштык", - диде ул.

Булат хәзрәт дини татарча терминнарның нигездә гарәп теленнән кергәнен искәртте. "Хәзерге татар телендә аралашкан кешеләрнең һәммәсе дә динне белми, шуңа дини терминнарны да аңламаска мөмкиннәр. Ләкин алар дингә килгән очракта, дини китаплар белән таныша башлагач, ул сүзләргә дә әкренләп төшенәчәкләр", - диде ул.

Коръән Кәрим ул хикәя дә түгел, кичләрен кырын ятып укып, күңелне бушата торган әдәби әсәр дә түгел, диде Булат хәзрәт. Ул Коръәннең һәр сүзен игътибар белән укырга өндәде. "Дингә килгән вакытта без аларны аңларга тиешбез. Мин дә башта күп нәрсәне аңламый идем, ләкин аңлау әкренләп килә. Бу дини терминнарны өйрәнү өчен сәбәп булсын иде", - диде ул.

Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен Диния нәзарәте белгечләре татар теле белгечләре белән бергә әзерләгән. Булат хәзрәт Мөбәрәков эш төркемендә шәригать мәсьәләләре өчен җаваплы булуын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10