ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Кольцо» үзәген Кулланучылар берлеге бинасына охшатып эшләргә тәкъдим иттеләр

17 октябрь 2019, 13:48 , Фото: архив/Абдул Фархан

«Кольцо» үзәген Кулланучылар берлеге бинасына охшатып эшләргә тәкъдим иттеләр Татарстан Президенты Казандагы сәүдә үзәген реконструкцияләү темасына карата үз фикерен белдерде.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан үзәгендәге «Кольцо» сәүдә-күңел ачу үзәген Татарстан Кулланучылар берлеге бинасына (хәзерге сәүдә үзәге шуның урынында урнашкан) мөмкин кадәр якынайтып реконструкцияләү варианты күбрәк ошый. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Республика Президенты «Кольцо» сәүдә-күңел ачу үзәген реконструкцияләү бәйгесенә тәкъдим ителгән вариантлар белән танышты. Ул фикер алышынган вариантларны гына түгел, финалга чыкканнарын да күз уңыннан үткәрде. Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов беренче чыганакка мөмкин кадәр якынайтылган вариантны яңадан торгызу кирәклеге турындагы фикер белән килешә», - диде Лилия Галимова.

Тарихи белешмәлекләргә мөрәҗәгать итсәк, хәзерге «Кольцо» сәүдә-күңел ачу үзәге урынында Татарстан Кулланучылар берлеге бинасы урнашканлыгын беләчәкбез.

«Һичшиксез, «Кольцо» сәүдә-күңел ачу үзәге Татарстан башкаласы өчен мөһим объектлардан санала, шунлыктан аны реконструкцияләү җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Асылда, бу – транспорт һәм җәяүлеләр агымын бергә туплаган урын», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Бу атна башында «Кольцо» сәүдә-күңел ачу үзәген реконструкцияләү бәйгесендә җиңгән проект билгеле булды. Мәскәүнең яшь архитекторлар командасы заманча сәүдә киңлеген булдырырга тәкъдим итә. Әлеге проект архитектура күзлегеннән чыгып җентекләп тикшереләчәк, дип искәртте Лилия Галимова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10