ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында яңа урынбасарлар билгеләнде

17 октябрь 2019, 12:53 , Фото: agro.tatarstan.ru

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында яңа урынбасарлар билгеләнде Лениногорск районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Наил Залаков ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары булды.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров министрлык коллективына яңа урынбасарларны тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2014 елдан Лениногорск районы Башкарма комитетын җитәкләгән Наил Залаков ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары булды.

«Без Наил Залаковка агросәнәгать комплексында төбәк азык-төлек ресурсларын формалаштыру, инновацион эшчәнлекне үстерү буенча зур бурычлар йөклибез», - дип искәртте Марат Җәббаров.

Моңа кадәр «Касымов сөт комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләгән Линар Гарипов терлекчелек тармагына кураторлык итүче министр урынбасары булды. Моннан тыш, Линар Гарипов элегрәк «Казан кошчылык фабрикасы» АҖ һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә баш ветеринария табибы һәм директор, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында баш белгеч булып эшләгән.

Рузалина Вәлиуллина ведомствоның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы вазифасын биләде.

Моннан тыш, Марат Җәббаров ведомство коллективына 15 октябрьдә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре боерыгы белән билгеләнгән «РАЦИН» АҖ директоры Денис Самодуровны тәкъдим итте. Моңа кадәр Денис Самодуров «КаМП» ҖЧҖ директоры булып эшләгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10