ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Татар радиосы” Себер трактындагы яңа бинага күченә

17 октябрь 2019, 12:32 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

“Татар радиосы” Себер трактындагы яңа бинага күченә Радио 2003 елдан бирле Голубятников урамындагы бинада эшләде.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре яңа бинага күченә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Барс медиа” татар медиа группасы идарәче компаниясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Волонихин хәбәр итте.

Павел Волонихин әйтүенчә, хәзерге вакытта яңа бинада ремонт эшләре бара. “Татар радиосы” Себер трактындагы 34 йорттагы производство биналарының берсендә урнашачак. “Радионың яңа бинага күчүе акционерларның уртак карарында хәл ителде. Бүген яңа бинада ремонт эшләре башкарыла. Ремонт киләсе атнаның ахырына тәмамланырга тиеш”, - ди җитәкче вазифаларын башкаручы. 

“Татар радиосы” 2001 елда арендага алган бинада - Проточная урамындагы 8 йортта эшли башлады. 2003 елда алар Голубятников урамындагы 20А йортындагы бинага күченде. Роскомнадзорда 2016 елда алынган лицензиядә дә шушы адрес күрсәтелгән.

  • 6 августта “Барс медиа” татар медиа группасы Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев үзе һәм кызы, компания директоры Динә Гәрәеваның эштән китүен хәбәр итте. Марат Гәрәев компаниянең акционерлары белән аңлашылмаучанлык булуын әйтте.

“Татар радиосы” оештыручылары – Башкортстаннан Олег Сабитов (37,5 процент), Агыйдел шәһәрендәге “Радио Системы” директоры Владислав Феофанов (37,5 процент), Марат Гәрәев вәкиле Әнис Марданов (25 процент).

“Татар-информ” чыганагы әйтүенчә, Голубятников урамындагы бина акционерларныкы түгел, элекке хуҗаларныкы булган. Үзләре киткәч, алар яңа хуҗаларга китәргә кушкан. Павел Волонихин бу мәгълүматны кире какты. “Безне элекке адресыбыздан кумадылар”, – диде ул. Сүз уңаеннан, Павел Волонихин 2000 елдан бирле Айдар Галимовның студиясендә эшли, соңгы елларда – концерт директоры.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10