ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Учалы районының Нәүрүз авылы Башкортстанның иң матур авылы дип табылды

17 октябрь 2019, 11:56

Бәйге нәтиҗәләре буенча Ишембай районының Макар авылы – икенче, Шаран районының Дүртөйле авылы өченче урынга лаек булды.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Учалы районының Нәүрүз авылы 2019 елда үткәрелгән «Башкортстан Республикасының иң матур авылы» бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бүген Башкортстан спутник телевидениесенең туры эфирында шул хакта мәгълүмат җиткерелде. Телеканалда иртәнге 9.00-10.00 сәгатьләрдә призерлар һәм номинантлар өчлеген игълан итү һәм бүләкләү тантанасы узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Ишембай районының Макар авылы – икенче, Шаран районының Дүртөйле авылы өченче урынга лаек булды.

Бәйгенең 1 миллион сум күләмендәге приз фонды шушы өч авыл арасында бүленде. Беренче урынга – 500 мең, икенчегә – 300 мең, өченче урынны алган авылга 200 мең сум күләмендә грант тапшырылды. Моннан тыш, конкурста катнашкан 12 авыл төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10