ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Миңнеханов: Татарстанда салым бурычы ел башыннан алып 1 миллиард сумга кимеде

17 октябрь 2019, 11:23 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Татарстанда салым бурычы ел башыннан алып 1 миллиард сумга кимеде Татарстан Президенты район башлыкларын салым бурычын киметүдә активрак эшләргә чакырды.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 елның 9 аенда Татарстанда салым бурычы 1 миллиард сумга кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Агымдагы ел башыннан алып салым бурычы 1 миллиард сумга кимеде. Бу эшне дәвам итәргә, шул исәптән тармак министрлыкларын да җәлеп итәргә кирәк», - дип искәртте ул.

Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов Республики Татарстан по итогам исполнения консолидированного бюджета Республики Татарстан за 9 месяцев 2019 года и задачам до конца 2019 года.Проводит Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Татарстан Президенты район башлыкларын әлеге эштә активрак катнашырга чакырды. «Бу – гаять зур эш күләме. Муниципаль бюджетларның да салым бурычы бар, ул бюджет процессына җәлеп ителергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10