ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров урамы барлыкка киләчәк

17 октябрь 2019, 11:35 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров урамы барлыкка киләчәк Совет районындагы урамга яңа исем биреләчәк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан башкаласының Совет районындагы бер урамга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исеме биреләчәк. Шул хактагы карар Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында урын алган.

«Казан шәһәренең Совет районында яңадан формалашкан урамга СССРның халык артисты, татар совет театр һәм кино актеры Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы (1958-2012) исемен бирергә һәм алга таба аны «улица Шауката Биктемирова - Шәүкәт Биктимеров урамы» дип атап йөртергә», - диелә документларда.

Шәүкәт Биктимеров Саба районында туган. Үз карьерасында йөздән артык роль башкарган. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле – шуларның иң күренеклесе.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллинга йөкләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10