ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бодай төялгән йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан

17 октябрь 2019, 09:44 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда бодай төялгән йөк поездының ике вагоны рельстан чыккан Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бодай төялгән йөк поездының ике вагоны «Нурлат элеваторы»на барганда рельстан чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 23.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Нурлат тимер юл станциясе һәм «Нурлат элеваторы» ҖЧҖ арасындагы участокта бодай төялгән йөк поездының ике вагоны рельстан чыгуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Поездлар хәрәкәтендә тоткарлык күзәтелмәгән.

Урында Нурлат янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли. Барлык эшләрне бүген көн уртасында тәмамларга ниятлиләр.

 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10