ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

S7 авиакомпаниясенә Грузиягә очарга рөхсәт ителде

17 октябрь 2019, 08:47

Компания илләр арасында авиаочышлар кабат гамәлгә кертелгәннән соң гына очышлар ясый алачак.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). S7 Airlines авиакомпаниясенә Мәскәү - Кутаиси маршруты буенча очышлар башкарырга рөхсәт ителде. Әмма бу мөмкинлекне компания әлегә куллана алмый. 

Росавиация сайтында урнаштырылган боерыктан күренгәнчә, авиайөртүче атнага җиде рейс башкара алачак.

Соңрак Росавиациядә болай дип аңлаттылар: "Грузиягә очу буенча чикләүләр бетерелүгә, "Сибирь" авиакомпаниясе бу хокуктан файдалана алачак".

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Грузия белән пассажир авиаэлемтәсен тыю агымдагы елның июль башында гамәлгә кертелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10