ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бүген Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк

17 октябрь 2019, 07:12

Басманы Татарстан мөфтияте әзерләде.

(Мәскәү, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Мәскәүдә Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»  басмасы – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк.

Вакыйга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә 15 сәгатьтә башлана.

Чарада күренекле дин әһелләре, дәүләт, җәмәгать, фән эшлеклеләре катнашуы көтелә.

  • Коръәннең хәзерге татар теленә тәрҗемәсе ихтыяҗы турында Татарстан Республикасы Диния нәзарәте 2016 елда игълан иткән иде. Тәрҗемә эше өч ел дәвамында башкарылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Безгә алга таба галимнәр дә, тарихчылар, дин белгечләре, педагоглар да файдалана ала торган классик хезмәт булдырырга кирәк", - дип белдергән иде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10