ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Когалым шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез "Татарча диктант" яза

17 октябрь 2019, 05:30

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә бөтен дөнья татарлары, күмәкләшеп, ана телебездә диктант язачак. Әлеге акциягә Ханты-Манси автономияле округы — Югра төбәгенең Когалым шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез дә кушыла. Бу хакта Сургут татарларының социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессе сайтында хәбәр ителә.

Акциядә, яшенә һәм белеменә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. "Татарча диктант" аша туган телне белү дәрәҗәсен бергәләп тикшереп карыйк. Туган телебездә аралашыйк, сөйләшик, языйк!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10