ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе сайланган

17 октябрь 2019, 03:08 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе сайланган Конференциядә катнашучылар туган якны өйрәнүчеләрнең нәшрият эшчәнлеген активлаштырырга тәкъдим итте.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Башкортстан Милли музеенда республикасының туган якны өйрәнүчелер җәмгыятен оештыру конференциясе булды. Анда җәмгыятьнең рәисе итеп бертавыштан Башкортстан Республикасы Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Марат Зөлкәрнәев сайланды. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итә.

Конференция барышында җәмгыять уставын раслау, Башкортстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең рәисен, советын һәм контроль-ревизия комиссиясен сайлау мәсьәләләре каралды.

Яңа җитәкчесе озак еллар дәвамында туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятен җитәкләгән Гали Вәлиуллинга рәхмәт белдерде һәм туган якны өйрәнүчеләрне эзләнүләрне дәвам итәргә, үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен популярлаштырырга өндәде.

Җәмгыять советы составына бөтен Башкортстаннан танылган туган якны өйрәнүчеләр, шул исәптән республиканың шәһәр һәм район музейлары директорлары керде.

Конференциядә катнашучылар Туган якны өйрәнүчеләрнең нәшрият эшчәнлеген активлаштыру һәм Башкортстанның күренекле шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү турындагы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Конференциядә Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының туган якны өйрәнүчеләре катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10