ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан кичә була

16 октябрь 2019, 21:52 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан кичә була Кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары һ.б. катнаша.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 25 октябрьдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан, «Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрә торган бу кичә 17.00 сәгатьтә  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында була.

Кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар һәм музыкантлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.

Фәнис Яруллинның илһамчысы, язган әсәрләрен иң беренче булып ишетүче, таянычы һәм саклаучы фәрештәсе, аның хәләл җефете Нурсөя ханым һәрчак сөекле иренә ныклы терәк булып яши. Аларның мәхәббәте, авыр сынауларга бирешмичә, күпләргә үрнәк булып озак еллар дәвам итә.

Фәнис Яруллин үзенең киңкырлы иҗаты өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, «Татарстанның халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә һәм башка бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Аның әсәрләре хәзерге көндә дә китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла, алар буенча диплом һәм курс эшләре, фәнни хезмәтләр языла, диелә хәбәрдә.

Нурсөя ханым – иренең иҗат белән янып яшәвенә, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән шәхес. Фәнис Яруллинны рухландырып, көч биреп торган кеше ул. Нурсөя Яруллинаның үзенә дә дәүләт бүләге – Татарстанның «Фидакяр хезмәт өчен» медале – бирелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10