ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мамадыш районында ТАССРның атказанган урманчысы исемендәге парк ачылды

16 октябрь 2019, 23:21 , Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Мамадыш районында ТАССРның атказанган урманчысы исемендәге парк ачылды Александр Арсентьев урман хуҗалыгы тармагына 48 ел гомерен багышлаган, шуларның 38 елында Мамадыш урман хуҗалыгын җитәкләгән.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Мамадыш шәһәрендә ТАССРның атказанган урманчысы Александр Арсентьев исемендәге парк ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Әхәт Хәсәнов һ.б. катнашты.

Александр Арсентьев урман хуҗалыгы тармагына 48 ел гомерен багышлаган, шуларның 38 елында Мамадыш урман хуҗалыгын җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә Мамадыш урман хуҗалыгы республикада алдынгыларның берсе булды, учреждениенең матди-техник базасы шактый ныгытылды, халык куллану товарларын җитештерү ассортименты киңәйтелде, мең гектар яңа урман утыртмалары салынды.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, Александр Арсентьев күренекле җитәкче булган.

"Ул урман хуҗалыгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра алды, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләренә, шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирде. Без тармакта шундый кеше эшләве белән горурланабыз", – диде министр.

Александр Арсентьев урман хуҗалыгын үстерүгә, республикабызның бәяләп бетергесез "яшел" байлыкларын саклауга, арттыруга һәм рациональ куллануга зур өлеш кертте, диде министр.

Чара кысаларында истәлекле агачлар утырттылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10