ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Фоат Мансуров истәлегенә хәйрия концерты була

16 октябрь 2019, 19:48 , Фото: http://tatmsk.tatarstan.ru/

Мәскәүдә Фоат Мансуров истәлегенә хәйрия концерты була Концертта Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Абрамова һәм аның кызы Микелла, Россиянең халык артисты Николай Басков катнашачак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 12 ноябрьдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең «Новая Опера» театрында Россия, Казахстан, Татарстанның халык артисты, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Мансуров истәлегенә концерт уздыра. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәйрия концерты булачак. Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге билетлар сатудан җыелган барлык акчаны һәм хәйрия кертемен А.Вавилова исемендәге фондка Казан беренче балалар хосписына ярдәм буларак тапшырачак.

  • Фоат Мансуров Россиянең дәүләт академия Зур театры тарихында кырык елдан артык эшләгән бердәнбер музыкант. 2020 елда аның вафатына 10 ел тула.

 Кичәдә танылган сәнгать осталары, Россиянең Зур театры һәм чит ил опера театрлары солистлары, музыкаль телевизион проектлар һәм дәрәҗәле халыкара конкурслар җиңүчеләре чыгыш ясаячак.

Россиянең халык артисты Николай Басков Фоат  Мансуров турындагы хатирәләре белән уртаклашачак.

Концертта Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Абрамова, аның кызы Микелла катнашачак. Казанга килгәч, Абрамовлар гаиләсе Вавилов фондына берничә тапкыр ярдәм итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10