ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән җиңел машина йөртүчесе үлгән

16 октябрь 2019, 20:09 , Фото: очевидцы

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән җиңел машина йөртүчесе үлгән Һәлакәт төнлә республиканың Яңа Чишмә районында булган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Дэу» автомобиленең йөртүчесе үлгән. Бу хакта шаһитлар сөйләде.

«Төнлә Яңа Чишмә районы Петропавел бистәсендә җиңел машина юл кырыена төшеп киткән. «Дэу» түбәсенә әйләнеп капланган», – диделәр юл-трансопрт һәлакәте шаһитлары.

Автомобиль йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10