ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады

16 октябрь 2019, 19:35 , Фото: скриншот видео

Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады Вагонга «Беренче театр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» ,«Җанкисәккәем», «Мәхәббәт FM», «Томан», «Парковка» һ.б. спектакльләрдән цитаталар язылган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казан метрополитенында Камал театрына һәм Театр елына багышланган поезд йөри башлады. Вагонны спектакльләрдән 52 цитата бизи. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Поездны бизәгәндә театр репертуарыннан иске һәм яңа спектакльләр файдаланылган. Мисал өчен, «Беренче театр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» ,«Җанкисәккәем»,  «Мәхәббәт FM», «Томан», «Парковка» һ.б..

«Беренче театр» спектакленнән түбәндәге гыйбарәләр файдаланылды: «Театрга, ул нинди җир соң? һәм «Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр». Ә «Мәхәббәт FM» спектакленнән - «Мин яратам сине... Шул гына...».

Вагоннарның берсен режиссер Илгиз Зәйниевның «Көтәм сине» спектакленең фоторәсемнәре бизи.

Составны тышкы ягын бизәгәндә Камал театрының афишалары стилистикасы һәм шрифты кулланылган. Вагоннарның эче үзгәрмәгән. Брендлы поезд линиядә өч ай дәвамында йөриячәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10